Апаста социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Капиталь төзекләндерүдән соң яңа гына ишекләрен ачкан мәдәният йорты бүген җыр-моңга, чәчәкләргә күмелде. Биредә өлкән буынга, теге яки бу сәбәпләр аркасында авыр хәлдә калып ярдәмгә мохтаҗ булганнарга көндәлек ярдәм кулы сузучы, ихтирамга лаек һөнәр ияләре җыелды. Бүгенге көндә хезмәт итүчеләр белән бергә ветераннар да катнашты. Чарада район башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова катнашты һәм бәйрәм белән тәбрик итте. “Сез чын мәгънәсендә шәфкать ияләре. Эшләгән эшләрегез, күрсәткән яхшылыкларыгыз үзегезгә ике-өч мәртәбә артыгы белән әйләнеп кайтсын”, - диде район башлыгы. Шулай ук чарада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина, Татарстанның атказанган социаль яклау хезмәткәре Зөлфия Гайнуллина да ихлас теләкләрен ирештерделәр. Татарстанның халык артистлары Фердинант Сәлахов, Резедә Шәрәфиева, якташыбыз Раян Садриев үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр. Шулай ук алдынгыларга Мактау грамоталары, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде.
Тулырак: http://apastovo.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/apasta-sotsial-khezmtkrlrne-khrmtldelr

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International