"Эковесна" республика конкурсына йомгак ясалды. Бу конкурста апаслылар да актив катнашты. Мурзинодан Гатауллиннар гаиләсе “Иң яхшы гаилә” номинациясендә җиңү яулады, Табар-Черкийский балалар бакчасы - “Иң яхшы балалар бакчасы” номинациясендә, Олы Күккүз мәктәбе - “Иң яхшы мәктәп” номинациясендә. Бүләкләү тантанасында район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе өлкән белгече Әмир Җаббаров катнашты. Алар җиңүчеләрне котладылар һәм Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
 (1)(1).jpg)