Чаңгы ярышы

2013 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Районда чаңгы ярышын киң масштабта җәелдерү, сәламәт яшәү рәвешен  пропагандалау , көчле спортсменнарны һәм командаларны ачыклау максатыннан 19нчы гыйнвар көнне “Зөя” сәламәтләндерү үзәгендә чаңгы сезоны ачу тантанасы булып узды. Биредә оешмалар, аграр көллият, районның барлык мәктәпләрендә укучы укучылар, җитәкчеләр  һәм ветераннар катнашты. Табигатьнең иң гүзәл җирләреннән берсе булган нарат урманлыгы арасында узган әлеге ярышта 200гә якын кеше чаңгыга басты.Ярышка йомгакны Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Г.Әхмәтҗанов ясады. Нәтиҗәләргәк илгәндә алар түбәндәгечә. Тулы булмаган урта мәктәпләр арасында егетләр: I урын -Рахимов Рамазан (Ч.Бураш), IIурын - Вафин Ленар(Ч.Бураш), IIIурын- Гайфуллин Илфат (З.Күккүз). Кызлар арасында I урын- Кәлимуллина Рузиля (Бакырчы),  IIурын-Шарафуллина Алинә(Чирмешән), IIIурын-Сайфуллина Гөлия (Болгаер). Урта мәктәпләр арасында  егетләрдән I урынга Хәйретдинов Нәсим (Аграр көллият), II урынга Ситдиков рамил (Аграра көллият), IIIурынга Камалтдинов Рәмис(Аграр көллият). Кызлар арасында I урынны Шәрәфуллина Гүзәл (Чирмешән), II урынны Юсупова Язилә (аграр көллият), IIIурынны Хәйруллина Лилия(агара көллият) яулады.

Оешмалар арасында ирләрдән I урынны Борисов Сергей (Ындырчы авыл җирлеге), II урынны Сибгатуллин Рушан (Болгаер авыл җирлеге), IIIурынны Сиразиев Ринат (Ч.Бураш авыл җирлеге) яулады. Кызлар арасында I урынны Сагдиева Фәнзилә (Бакырчы авыл җирлеге), II урынны Исмагилова Гөлшат (Ч.Бураш авыл җирлеге), IIIурынны Хәйруллина Раиля (Б.Балыхчы авыл җирлеге) бүлеште.

Җитәкчеләр арасында барган ярышта I урынга Паймурзин И. И (Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссариаты җитәкчесе), IIурын Шарафуллина М.Х.(Кабы-Күпер мәктәбе директоры), IIIурын Нигматзянов Марс (РОВД).”Иң яшь чаңгычы” номинациясендә Бакырчы мәктәбеннән Замалиев Илсур лаек булган булса, “Иң өлкән чаңгычы”га Апастан ветеран- укытучы Хәмидуллин Ә.Г лаек дип табылды

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International