
2020 елның 26 июнендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан җир һәм торак законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча муниципаль районнар халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Видеоконференция Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында,түбәндәге адрес буенча узачак: Апас районы, Апас шәһәр тибындагы поселогы. Совет ур., 2 йорт.
Чарада Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар Палатасы вәкилләре катнашачак.
Күрсәтелгән тематика буенча сорауларны 2020 елның 23 июненә кадәр 8(84376)22640 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.