«Продукциягә ихтыяҗ ачык төстә сезонлы характерда. Барлык төр продукциягә дә 100% ликвид һәм базар ихтыяҗы бар. Бәяләү агымдагы сорау һәм тәкъдимнәр нигезендә барачак. Бәя стратегиясе әлеге продукцияне мөмкин кадәр арзанрак бәядән тотрыклы сату бурычы кысаларында эшләнәчәк», - ди «Меркурий» ҖЧҖ директоры Дамир Мөхәммәтҗанов. Әлеге стратегия чимал сыйфаты югары булган предприятиеләргә юнәлдереләчәк. «Сезнең район безнең өчен зур инвестицион потенциалга һәм инвестицияләр җәлеп итүчәнлеккә ия, алар аңа конкурентлык өстенлекләрен тәэмин итә. Бу республиканың төп автомобиль һәм тимер юл транспорт магистральләре киселешендә районның отышлы урнашуы, уңайлы климат шартлары һәм уңдырышлы авыл хуҗалыгы җирләре, энергетика һәм инженерлык инфраструктурасы, хезмәт ресурсларының кирәгеннән артык булуы белән аңлатыла. Үзара файдалы хезмәттәшлеккә өметләнәбез",дип билгеләп үтте «Меркурий» ҖЧҖ директоры Дамир Мөхәммәтҗанов.