РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 1 июльдә узачак. Шул ук вакытта 25 июньнән башлап бер атна эчендә тавыш бирергә мөмкин. Мондый алым россиялеләргә үзләре өчен уңайлы вакытта катнашырга мөмкинлек бирәчәк һәм сайлау участокларында массакүләм җыелмадан качарга ярдәм итәчәк. Тавыш бирү максималь куркынычсыз режимда үтсен өчен мөмкин булган барлык чараларны да кабул итәчәкләр, алар арасында максималь контактсызлык принцибын үтәү дә бар. Һәр участокта керү юлында температураны үлчәячәкләр, гражданнарга кирәк булганда битлек, перчатка һәм бер тапкыр кулланыла торган ручка бирәчәкләр. Күзәтүчеләр, журналистлар һәм сайлау комиссияләре әгъзалары шулай ук битлекләрдә һәм перчаткаларда булачак, моннан тыш, соңгыларын алдан ук коронавирда сынап карадылар. Участоклар үзләре көненә берничә тапкыр дезинфекцияләнәчәк.