Хөрмәтле Апас районы сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәре көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
Сезнең һөнәр ияләре һәрвакыт үзен игелекле эшкә - кешенең сәламәтлеге турында кайгыртуга багышлаган өчен аеруча ихтирам һәм хөрмәт белән файдаландылар. Сезнең миссия катлаулы һәм җаваплы, ә хезмәт тулы көч, тәҗрибә, белем, рухи юмартлык таләп итә. Табиб гомер буе укый, һәм аның һәр эш көне - яңа катлаулы бурыч.
Хезмәтегез, риясызлыгыгыз, сабырлыгыгыз һәм яхшылыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезнең белемегез, тәҗрибәгез, эшкә җаваплы каравыгыз киләчәктә дә халыкның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам.
Сезгә һөнәри уңышлар һәм көн саен кешеләргә - сәламәтлек, шатлык һәм иртәгәге көнгә ышаныч бүләк итә торган тормыш уңайлыклары телим. Сәламәт тормыш шатлыгы бүләк иткән пациентларыгызның елмаюы сезнең өчен иң зур бүләк булсын!
Сезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек телим!
Хөрмәт белән, район Башлыгы Равил Хисамутдинов!