2020 елның 1 июле Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча БӨТЕНРОССИЯ ТАВЫШ БИРҮ

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Тавыш бирүдә катнашучыларга 2020 елның 25-30 июнендә участок комиссияләре биналарында тавыш бирү көненә кадәр тавыш бирү мөмкинлеге биреләчәк.

Сайлау участокларының эш графигы

25-30 июнь (27-28 июнь – шимбә, якшәмбе көннэреннән кала): 14.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр-стационар участокларда тавыш бирү өчен бүлмәләрдә.

27-28 июнь (шимбә-якшәмбе): 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр-стационар участокларда тавыш бирү өчен бүлмәләрдә.

Тавыш бирү көнендә һәм 2020 елның 25-30 июнендә  бинадан тыш тавыш бирү дә уздырыла. Тавыш бирү бүлмәсеннән тыш тавыш бирү мөмкинлеге   бу турында язма яки телдән мөрәҗәгатьләр нигезендә оештырыла.

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

территориаль сайлау комиссиясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International