Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Милли проектлар: Татарстан - 2020» фотоконкурсына гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә. Конкурсны оештыручылар - «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасы Төбәк Сәяси советы президиумы комиссиясенең милли проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча Комиссиясе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше министрлыгы, региональ проект офислары, «Татмедиа» Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе. Теләге булган һәркем катнаша ала.
Конкурс 7 номинациядә уздырыла:
«ЗА» тавыш бирәбез;
«Элек юк иде»;
«Кунакка чакырабыз»;
«Карар бар»;
«Туры караш»;
«Объективта - балалар»;
«Республика иминлеге өчен, һәркем мәнфәгатендә».
Конкурс муниципаль һәм төбәк дәрәҗәләрендә 4 этапта уздырыла.
1 этап (муниципаль): 1 июньнән 15 октябрьгә кадәр - муниципаль берәмлекләрдә фотоматериаллар җыю;
2 этап (муниципаль): 15 октябрьдән - 01 декабрьдән - республика этабы өчен муниципаль берәмлекләрдә эшләрне сайлап алу;
3 этап (республика): 1 - 10 декабрьдә - республика конкурс комиссиясенә фотографияләр җибәрү;
4 этап (республика): 2020 елның 10 - 20 декабре - җиңүчеләрне билгеләү, фотобәйгегә йомгак ясау.
Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алачак. Иң яхшы эшләр басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылачак, шулай ук республиканың күргәзмә мәйданчыкларында күрсәтеләчәк.
Конкурста катнашу номинацияләре һәм кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны (843) 238-58-79, 292-15-33 телефоннары һәм natsproekty.konkurs@mail.ru электрон почтасы аша ачыкларга була.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте