Айлык табышны 10 млн сумга ничек арттырырга икәнен Татарстанда Кыр көнендә сөйләячәкләр

2020 елның 23 июне, сишәмбе

2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстанда кыр форматының иң эре күргәзмәсе узачак «ТАТАРСТАНДА КЫР КӨНЕ - 2020». Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы культураларының 100 дән артык сортын һәм яңа, перспективалы сортларын гына түгел, ә яңа заманча авыл хуҗалыгы техникасын да күрергә, терлекчелектә, үсемлекчелектә һәм агросәнәгать секторын цифрлаштыруда тармакның алдынгы казанышларын күрергә мөмкин булачак.

Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгын цифрлаштыру бизнес-процессларны автоматлаштыру һәм идарә итү ягына тиз үсеш ала.  Технологияләр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә агымдагы эшчәнлекне шактый җиңеләйтә, ә 1С, ГЛОНАСС тибындагы системалар, исәпкә алу һәм яңадан җитештерү системалары белән интеграцияләнгән аналитик сервислар оператив мәгълүмат алырга һәм реаль вакыт режимында дөрес идарә итү карарларын кабул итәргә мөмкинлек бирә.

АПКны цифрлаштыру өлкәсендә эшләүче компанияләр аграрийлар өчен кызыклы карарлар тәкъдим итәчәкләр. Мәсәлән, транспорт мониторингы системасын урнаштырганда, автопаркта 10 берәмлек техникага исәпләгәндә, чыгым берничә көн эчендә капланачак, ә экономия (димәк, өстәмә табыш) предприятие өчен аена 10 000 000 сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Үсемлекчелек өлкәсендә агросектор өчен гади, әмма нәтиҗәле карар тәкъдим итәчәкләр, ул телематик мәгълүматлар нигезендә кыр эшләрен күзәтеп торырга мөмкинлек бирә. Продукт авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләрен һәм җитәкчеләрен басулар, чәчүлекләр һәм аларны эшкәртү турында ачык мәгълүматлар белән тәэмин итә. Кулда чәчүлекләрне кайчан һәм ничек эшкәрткәнлеге турында конкрет мәгълүмат булган җитәкче агробизнес процессларын нәтиҗәле планлаштыра һәм камилләштерә алачак.

«АПКны цифрлаштыру» блогында терлекчелек өчен кызыклы карарлар да табарга мөмкин булачак.  Заманча технологияләр сыерларны саву, яңадан җитештерү, вакцинацияләү, терлекләрне дәвалау процессларын төрле яклап анализларга мөмкинлек бирә, шул рәвешле, предприятиене максималь продуктивлыкка, нәтиҗәлелеккә һәм рентабельлеккә чыгара.

Эшлекле программа кысаларында күргәзмәдә катнашучыларны презентацияләү һәм агросәнәгать предприятиеләре һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында АПКны үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак.

Күргәзмәдә «АПКны цифрлаштыру» блогының максаты – аграрийлар өчен программа белән тәэмин итү, АПК өчен IT-карарлар һәм технологияләр өлкәсендә алдынгы фәнни казанышларны өйрәнү, аграрийларның эшлекле элемтәләрен ныгыту, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, товарлар, хезмәт күрсәтүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтәләр урнаштыру, секторны үстерү һәм ярдәм итү өлкәсендә көчләрне берләштерү.

Үткәрү урыны - ТР Лаеш районы (Олы Кабан авылы янында).

Катнашу мәсьәләләре буенча 8-927-440-79-99 телефоны буенча консультация алырга мөмкин. Danis.Sayfutdinov@tatar.ru кат https://деньполя2020.рф к

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International