Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек органнары гражданнарга «балалы гаиләләргә ярдәм итү» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Росток» үзәге базасында «Без бергә» консультатив үзәге төзелүе турында хәбәр итә. Әлеге үзәк 0 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү, үстерү һәм белем бирү мәсьәләләрен хәл итүдә гаиләләргә ярдәм итү өчен булдырылган.




