“Мәктәптә алган белемнәрегез киләчәккә төпле нигез булсын. Тормышта үз юлыгызны табарга ярдәм итсен. Киләчәктә дә сынатмыйча, районыбыз горурлыгы булырсыз, куйган максатларыгызга ирешерсез, әти-әниләрегезнең һәм безнең өметебезне акларсыз дип ышанам. Уңышлар сезгә”, - дип ихлас теләкләрен юллады район башлыгы. Апас мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Тимур Таһиров да мәктәпне гел “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган. “Алда мине зур тормыш көтә. Киләчәктә дә сынатмаска, гел “5”ле билгеләренә генә яшәргә тырышырга инде”, - диде ул. Кулларына кызыл аттестат алган Эльвина Шәрәфуллина белән Камилә Хәбибуллина да зур шатлыклары белән уртаклашырга ашыкты. “Без укуда зур уңышларга ирешүебезгә бик шат. Безгә белем биргән, тормышка юл күрсәткән укытучыларыбызга, җан атып яшәгән әти-әниләребезгә, шатлыгыбызны уртаклашып, зур хөрмәт күрсәткән район җитәкчелегенә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә тагын да тырышырг сүз бирәбез”, - диделәр алар.
Тулырак: http://apastovo.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/yashlr-knend-rayonny-ukuda-zur-uyshlarga-ireshkn-chygarylysh-syynyf-ukuchylaryna-attestatlar-tapshyryldy