2020 елның 17 июлендә Россия Роструд белгечләре һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча әйдәп баручы экспертлар катнашында «2020 елның төп үзгәрешләре: 1 яртыеллык нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар» Бөтенроссия онлайн-конференциясе узачак.
Конференциядә хезмәтне саклауда төп үзгәрешләр, эш бирүчеләрне тикшерүнең яңа регламентлары, һөнәри куркынычларны бәяләүнең нәтиҗәле системасы, 2020 елда медицина тикшерүләре уздыру, хезмәт куркынычсызлыгы культурасын кертергә ярдәм итәчәк инструментлар каралачак.
Катнашу бушлай.
Хезмәтне саклау хезмәтләре һәм башка кызыксынган хезмәтләр җитәкчеләрен, белгечләрен онлайн-конференциядә катнашырга чакырабыз. Чара нәтиҗәләре буенча катнашучылар катнашу турында документ (сертификат) алачак.
Тагын да җентеклерәк мәгълүмат, шулай ук чарада теркәлергә https://seminar.vip.1otruda.ru сайтында мөмкин.
Тэги: #охранатруд
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы