Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге 2020 елның 5 августыннан 9 августына кадәр ХХХ Татар яшьләре көннәре уздыруны планлаштыра (алга таба - ДТМ).
ДТМның максаты - татар яшьләрен мәдәни-милли берләштерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтү, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә мәгълүмати алмашу.
Чара кысаларында берләшмәләр эше, татар интеллигенциясе вәкилләре белән очрашулар, мәдәни программа, мастер-класслар уздыру планлаштырыла.
Чарада 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь кешеләр катнаша ала. Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча заявканы тутырырга кирәк: https://forms.gle/UJfGx3GgB6Y5huVYA 2020 елның 20 июленә кадәр.