Авыл мәдәният йорты директорлары һәм китапханәчеләрнең чираттагы утырышы

2013 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген район үзәкләштерелгән китапханә бинасында авыл мәдәният йорты директорлары һәм китапханәчеләрнең чираттагы утырышы булып узды. Утырыш  “Татарстан Республикасында 2013ел экологик культура һәм әйләнә –тирәне саклау елы” дип игълан итүгә багышланган иде. Узган елга нәтиҗәләр ясау белән беррәттән, биредә сүз авыл мәдәният йортындагы түгәрәкләр эшчәнлеген активлаштыру, алда торган бурычлар да каралды,мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре һәм 55яшь тулу уңаеннан Заһирова Ф.Н. (Борнаш) һәм Мулюкова Р.С.(Коштавылы) мәдәният бүлеге җитәкчесе һәм район Башкарма комитетының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International