Зөлфия Зыятдинова: “Районыбыз үсеше өчен хезмәт иттек, тормышка яраклы балалар үстердек”

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Утырышта район башлыгы Равил Хисаметдинов, район прокуроры, район суды рәисе, район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, җитәкчеләр, җәмәгать оешмасы вәкилләре катнашты. Төп тема булып ТАССР ның 100 еллыгы: узган йөз ел эчендә Татарстан тарихы турында, Апас муниципаль районының республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше турында каралды.   100 ел эчендә республикабыз тарихы, республикабызның үсешендә Апас районының өлеше һәм әлеге үсештә фидакарь хезмәтләре белән үз өлешен керткән шәхесләр турында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина чыгыш ясады. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан районда узган чаралар буенча фильм күрсәтелде.   Утырыш эшлекле шартларда узды һәм бүләкләүләр белән тәмамланды.   Озак еллар районда хезмәт иткән, үрнәк булып торган өлкән буын вәкилләренә район башлыгы Равил Хисаметдинов ТАССРның 100 еллыгы медальләрен тапшырды.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International