Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында терлекләрне бердәм идентификацияләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина, РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашты.
«2020 елда Татарстанда АПКны цифрлаштыру кысаларында терлекләрне бердәм идентификацияләү башланды. Арча һәм Балтач муниципаль районнарында 200дән артык яңа туган бозау бердәм идентификация системасына кертелгән инде - бу районнарда сынау проектлары эшли. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 4800 бирка алынган, алар бозаулар туган саен урнаштырылачак. Хәзер терлекләрне чиплаштыру процедурасына башка районнар да кушылырга теләк белдерде», - Ленар Гарипов.