2020 елда Татарстанда аграрийлар соравы буенча кошчылык фермаларына һәм ат фермаларына капиталь ремонт ясау программалары кабул ителде

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров агросәнәгать комплексы объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү программалары буенча районнар белән киңәшмәдә хәбәр итте. Чарада Татарстан Республикасы ЮХИДИ директорының беренче урынбасары Рәфәр Шакиров, «Татагропромстрой» АҖ генераль директоры Ирек Закиров, министр урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

«ТР Төзелеш Министрлыгы, «Главинвестстрой РТ» ГКУ белән берлектә 2014 елдан башлап сыер абзарларын, ындыр табагы хуҗалыкларын, машина-трактор паркларын, яшелчә-бәрәңге саклагычларын капиталь ремонтлау һәм 140 тан 390 башка кадәр сыер абзарларын, сарык фермаларын, силос-сенаж траншеяларын төзү программаларын гамәлгә ашырабыз. Агымдагы елдан районнар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре үтенече буенча кош фермаларына һәм ат фермаларына капиталь ремонт ясау программалары кабул ителде», - дип белдерде Марат Җәббаров.

6 ел дәвамында әлеге программаларны гамәлгә ашыру барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан кертелгән инвестицияләр күләме 11,48 млрд. сум тәшкил итте, Татарстан Республикасы бюджетыннан 3,28 млрд.сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелде.

Ындыр табакларының 257 объектында, 1 593 сыер абзарында, 265 машина-трактор паркында, 128 яшелчә-бәрәңге саклагычында капиталь ремонт үткәрелгән. 140 тан 390 башка кадәр егәрлекле 14 сыер абзары, бер сарык фермасы һәм 751 силос-сенаж траншеясы төзелде. Шундый ук программалар 2020 елга кабул ителгән.

Алга таба Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәзерге вакытта 2021 елга капиталь ремонт объектларын килештерү буенча эш алып барылуын, финанслау күләме районнар тәкъдим иткән документларга бәйле булачагын әйтте.

ТР Министрлар Кабинеты боерыклары белән, елда капиталь ремонт һәм төзелергә тиешле объектлар исемлеге расланды. Агымдагы ел программаларын финанслау күләме 1,794 млрд. сум тәшкил итә, чыгымнарның 30% ы өчен ТР бюджетыннан 538,2 млн.сум акча каралган. 387 объектта капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла, шулардан 127 ындыр табагы, 158 сыер абзары, 67 машина-трактор паркы,12 кош фермасы, 11 ат фермасы, 12 яшелчә-бәрәңге саклагычы, 6 сыер абзары, 140 тан 390 башка кадәр булган 1 сарык фермасы, 90 силос-сенаж траншеясы төзү планлаштырыла. Алар буенча барлык аукцион процедуралары үткәрелде инде, подряд килешүләрен төзү буенча эш алып барыла. Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында урнаштырылган.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International