29 гыйнвар көнне безнең “Дулкын” бассейнында шөгыльләнүче группа Буа шәһәренең “Дельфин” бассейнында йөзү буенча зона бәйгесендә катнаштылар

2013 елның 5 феврале, сишәмбе

29 гыйнвар көнне безнең “Дулкын” бассейнында шөгыльләнүче 2000нче елгы һәм аннан да яшьрәкләрдән оешкан 12 укучыдан торган группа (тренерлары Динар Галиев һәм Руслан Гайнуллин) Буа шәһәренең “Дельфин” бассейнында йөзү буенча зона бәйгесендә катнашып уңышлы чыгыш ясап кайттылар. 4 йөзүчебез призлы урыннар алдылар. 25 метрлы дистанциядә кызлар арасында Руминә Нурмиева – икенче, Илнара Дәүләтшина – өченче урыннарны, егетләрдән Ранис Сафиуллин – беренче, Илшат Кәлимуллин – өченче урыннарны яуладылар. Аларга “Иң яхшы йөзүче” медале, Мактау грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International