Апас районы Башлыгының Корбан бәйрәме белән котлавы

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Сезне күптән көтелгән һәм изге бәйрәм - Корбан гаете белән котлыйм!

Мөселман дөньясының иң изге бәйрәмнәреннән берсе булган Корбан бәйрәме исламның югары әхлакый нигезләрен - шәфкатьлелек, игелек һәм кешеләргә мәхәббәт хисләрен гәүдәләндерә.

Изге эшләр, корбан чалу һәм мохтаҗларга ярдәм итү дин тотучыларның күңелләрен сафландыра һәм бу бәйрәмгә аерым мәгънә бирә. Бу көнне бөтен дөнья мөселманнары игелекле гамәлләр кылу, икмәккә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү өчен берләшәләр. Яхшылыкны һәм ихлас рәхимлелекне үз эченә алучы - бу изге бәйрәмнең нигезе менә шул.

Хөрмәтле апаслылар!

Изге Корбан бәйрәме туган районыбыз халкына яңа уңышлар, һәр яңа омтылышларда уңышлар алып килсен, һәркайсыбызның күңеле тынычлык, сөенеч белән тулып торсын. Чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, җылылык һәм мәхәббәт телим!

Хөрмәт белән, Апас муниципаль районы Башлыгы Равил Хисамутдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International