2020нчы елның 10 нчы августында 11.00 сәгатьтә район хакимияте бинасының утырышлар залында Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узачак.
Утырышның көн тәртибендәге төп мәсъәлә – Апас районы барлыкка килүгә 90 ел. Утырышка район Советы депутатлары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, дин әһелләре, иҗтимагый җәмгыятләр вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.