Апас районында иң яхшы машина белән сыер саву операторы итеп ир-ат билгеләнде

2020 елның 4 августы, сишәмбе

21 машина белән сыер саву операторы һәм 10 ясалма орлыкландыру технологы һөнәри осталыкта ярыштылар. Ярыш Борнаш авылының терлекчелек фермасы базасында узды.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында узган чарада район башлыгы Равил Хисаметдинов, «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Радик Гыйсмәтов, «Свияга» агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов катнашты.

Традиция буенча, конкурс берничә этапта узды. Катнашучылар үзләренең теоретик белемнәрен, эш тәҗрибәсенә таянып күрсәттеләр. Сыер савучыларга тиз һәм дөрес итеп саву аппаратларын җыеп алу бурычы куелды, ә технологлар ясалма орлыкландыру буенча лаборатория эшләре үткәрделәр.

Машина белән сыер саву операторлары арасында беренче урынны 34 яшьлек Илмас Сәмигуллин алды. Көмеш медальгә «Ибраһимов һәм К» хуҗалыгы савымчысы Гүзәл Нигъмәтуллина лаек булды. Өченче урын Айгөл Фәизовага бирелде.

Ясалма орлыкландыру технологлары арасында беренче урынны «Нур»хуҗалыгыннан Нәгыйм Кадыйров алды. Икенче урынны исемендәге Дәвеш бүлекчәсеннән Фаяз Зиннәтуллин яулады.Горбунов, өченче урын-Тявгелде авылыннан Марсель Гаязов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International