Урта Балтай төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Сәлахова Резедә Әбүзәр кызы Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты үткәргән " гаилә архивын тапшыр» республика конкурсында 1 нче урынны яулады. Җиңүченең эше-ТАССР үсешенә зур өлеш керткән атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сәлахов Мәхмүт Миңнулла улының гаилә архивының документлары төп нөсхәләре " Татарстан Республикасы Дәүләт архивы «ДБУГА саклауга тапшырылды һәм Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертелде.