Хөрмәтле ата-аналар, опекуннар (попечительләр), балаларның законлы вәкилләре, "Имин балачак" республика акциясе, "яшүсмер-2020" операциясе кысаларында Апас муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек органы гаиләдә балалар белән рәхимсез мөгамәләгә юл куймау турында кисәтә. Балигъ булмаганнарга карата хокукка каршы гамәлләр кылган очракта административ һәм җинаять җаваплылыгы каралуын сезнең игътибарга җиткерәбез.