Апас районы оешуның 90 еллык юбилее уңаеннан хезмәте белән данланган, макталган күренекле кешеләр, якташларыбыз, мәркәзебез кунаклары, бүген район үсешенә зур өлеш кертүчеләр үзәк ашханәдә түгәрәк табын артында очрашты.Тантана барышында күп кенә истәлекләр, хатирәләр яңарды, хезмәт еллары искә алынды. Чыгыш ясаган һәркем Апасыбыз белән горурлануын яшермәде. Район башлыгы Равил Хисаметдинов һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткереп, киләчәктә башкарылачак эшләргә тукталды. Тантана кунаклары “Апас районының 90 еллыгы“ истәлек медальләре белән бүләкләнделәр. Башкаладан килгән танылган җырчылар һәм районыбыз үзешчәннәре матур җырларын башкардылар. Кичәне алып баручы, Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов күп тарихи мәгълүматларны хәтердән белүе белән тагын да кызыклы итте.