Бүген 15.00 сәгатьтә районыбызда “Яшьләр вакыты” яшьләр автобусы узачак
Бүген яшьләр автобусы визиты кысаларында "Татарстан - мөмкинлекләр территориясе" мәгариф маркеты узачак, анда уңышлы проектлар, ТРга кайткан кешеләр турында сөйлиячәкләр, шулай ук грантларга заявкалар рәсмиләштерү буенча тәкъдимнәр бирәчәкләр.
Шулай ук «Безнең район - киләчәк сурәте» проект сессиясе дә узачак, анда теләге булган һәркем үз идеясен күрсәтә һәм аны ТР Яшьләр министрлыгы һәм район администрациясеннән гамәлгә ашыруда ярдәм ала ала.