14 августта авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Удмуртия Республикасына эш сәфәре кылды. Визит чараларының төп темасы 2020 елда старт алган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру булды. Аерым алганда, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Сосновка авылында яңа Мәдәният йортында булды, анда киңәшмә үткәрде, киңәшмә барышында федераль башкарма хакимият органнары, субъектлар һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчелеге, шулай ук бизнес вәкилләре белән дәүләт программасын тормышка ашыруның беренче айларындагы барышын һәм беренчел нәтиҗәләрен бәяләде.
Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, масштаблы үзгәрешләр процессы агымдагы елдан безнең илдә йөзләгән авыл территорияләренә кагылып үтте. "2020 елда социаль объектлар һәм инфраструктураны төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләү, территорияләрне төзекләндерү, транспорт сатып алу һ.б. үз эченә алган 132 проект гамәлгә ашырыла. Асылда, дәүләт программасы Россия авылын Глобаль үстерүдә мөһим адым булып тора, анда илебез халкының дүрттән бер өлеше яши. Исегезгә төшерәбез, дәүләт программасын эшләү нигезенә Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россиянең барлык авыл территорияләренең агымдагы торышын бәяләүнең гражданнарның яшәү шартларын билгеләүче төп юнәлешләр буенча үткәрелгән нәтиҗәләре салынган иде», - дип белдерде Дмитрий Патрушев.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, бүгенге шартларда авыл территорияләре икътисадына йогынты ясый торган яңа тенденцияләр барлыкка килә башлый. Әйтик, дистанцион эш режимына күчү сәбәпле, шәһәр халкы авыл җирлегенә күчү турында ешрак уйлана башлады. Шуңа күрә икътисадтагы катлаулы вәзгыятькә карамастан, «авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы инструментларының нәтиҗәлелеген раславы бик мөһим.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, төбәкләр тарафыннан 2020 елга чараларны финанслауга ихтыяҗ 140 млрд.сумнан артык тәшкил иткән – бу җиткерелгән финанслау күләменнән 6 тапкырга диярлек югары. Үз чиратында, авыл хуҗалыгы министрлыгы алдагы чорга дәүләт программасын финанслауны арттыру мәсьәләсен эшләүне дәвам итә. Шулай ук ведомство аны тормышка ашыруны кимендә 2030 елга кадәр озайту турында тәкъдимнәр әзерли инде.
Дмитрий Патрушев Авыл һәм шәһәр халкы арасында дәүләт программасының төп инструментларының берсе – ташламалы авыл ипотекасы арасында зур популярлык казануын билгеләп үтте. Аңа Россия Федерациясенең 80 субъектында 15,6 мең заемчы файдаланган, ә бирелгән кредитлар күләме 27 млрд сумнан артык. Шул ук вакытта банкларга 100 меңнән артык кешедән 215 млрд.сумнан артык заявка килгән.
Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы программасыннан 699 гаилә файдаланган.
Киңәшмә ахырында Дмитрий Патрушев дәүләт программасы максатларына ирешү буенча эш дәвам итәргә һәм икенче яртыеллыкта сизелерлек активлашырга тиешлеген билгеләп үтте.
Эш сәфәре барышында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы шулай ук төзелә торган мәдәни-ял итү үзәге мәйданчыгын карап чыкты һәм Шаркан авылында стадионны капиталь ремонтлау барышы белән танышты. Сосновка авылындагы яңа мәдәният йорты белән бергә әлеге объектлар Удмурт Республикасының Шаркан районында иҗат, мәгариф һәм спорт үсеше үзәкләре булачак.