6 февраль конне Буа мәдәният йорты бинасында Республика күләм “Ел хатын –кызы” бәйгесенең зона ярышлары булып узды. Мәртәбәле жюри 8 районнан килгән талантлы конкурсантларның иҗатларын караганнан соң, безнең районнан “Ел ир – аты” номинациясендә катнашкан Акхуҗа авылыннан Наил абыйны 8 март алдыннан Пирамида күңел ачу үзәгендә узачак бәйрәмгә җиңүче буларак чакырылды.
Бәйгедә шулай ук “Сәнгать кешесе” номинациясендә Кече Күккүз авылы мәдәният йорты директоры Гөлүзә Зәйнуллина да катнашты.