Апаста республикакүләм программа нигезендә теш дәвалау бүлеге төзекләндерелде

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Яңа төзекләндерелгән теш дәвалау бүлеге белән Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та танышты. “Апас бик матур үзгәрешләр кичергән. Нәтиҗәсе дә бик күркәм. Биналар заманча, халыкка сәламәтләнү, сихәт алу өчен бөтен шартлар да тудырырлык, хәтта күршеләргә дә тиешле медицина хезмәте күрсәтерлек итеп төзекләндерелгән”, - диде ул. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов районның медицина хезмәткәрләре белән очрашып, олы хөрмәтен белдерде. Теш дәвалау бүлегендә төзекләндерү эшләре республикакүләм программа нигезендә башкарылган. Бу эшкә 18 миллион 500мең сум акча тотылган. Бүлек заманча төсмер алган. Якты төсләргә буялган, үзенчәлекле дизайн белән бизәлгән коридорлар, табиб бүлмәләре күңелгә икренлек бирә. Биредә шулай ук халык өчен уңайлы шартлар тудырылган, яңа җиһазлар урнаштырылган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International