Биредә Апас, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан районнары башлыклары, район башкарма комитеты җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, мәгариф идарәләре, мәдәният бүлекләре, матбугат чаралары җитәкчеләре катнашты. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов районнарның татар телен саклап калу һәм аны үстерү эшенә анализ ясады. Район башлыклары, җитәкчеләр белән сөйләшүләп алып барды, нәтиҗәле эш алып бару буенча бурычлар билгеләде. “Татар теленә игътибарны арттыруда, үстерүдә җитәкчеләр шәхси үрнәк күрсәтергә тиеш. Милләт һәм тел язмышына битарафлык булмасын иде. Без үзебезне көчле, белемле халык дип саныйбыз икән, татар телен сокланырлык итеп һәм шул ук вакытта рус телен дә шул ук дәрәҗәдә белергә тиеш”, - дип белдерде Марат Әхмәтов. Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев, Лотфулла Шәфигуллин да татар теленә карата игътибарны арттыруда киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Утырыш күтәренке рухта тәмамланды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка олы хөрмәтен белдереп, “Апас районы оешуга – 90 ел” истәлекле медале һәм Рәхмәт Хаты тапшырды. Шулай ук озак еллар балаларга татар теле һәм әдәбияты фәнен төшендергән, туган телгә карата хөрмәт хисләре уяткан остаз-мөгаллимнәр Әлфия Исмәгыйлева, Фәүзия Маннапова һәм Илмас Хафизов та истәлекле юбилей медале һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.