Апаска Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин килде

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин иң элек “Свияга“ берләшмәсенең Дәүләки бүлекчәсе кырында җитәкче-белгечләр, хезмәткәрләр белән очрашты. Биредә шулай ук Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, “Ак Барс“ Банк идарәсе җитәкчесе Фәнил Гәрәев, “Ак Барс“ Холдынгы җитәкчесе Иван Егоров катнашты. Район башлыгы Равил Хисаметдинов барлык кунакларны җылы каршы алып, күргәзмәләр, районда барган үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды. Урып-җыю эшләренең барышы хакында сөйләде. Очрашу бүләкләүләр белән тәмамланды. Горбунов берләшмәсенең әйдәп баручы зоотехнигы Илсур Садриев Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, “Ак Барс“ Банк идарәсе җитәкчесе Фәнил Гәрәев, “Ибраһимов һәм К“ хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Ибраһимов, “Свияга“ агрофирмасы директоры Марат Хәсәновка “Апас районы оешуга 90 ел“ истәлек медальләре бирелде. Районның 4 авыл җирлеге яңа тракторларга ия булды. Чирмешән, Урта Балтай, Чүрибураш, Коштавылы авыл җирлекләре башлыклары Алексей Песошин кулыннан трактор ачкычларын алды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов республика тарафыннан бирелгән әлеге тракторларга тагылмаларны үзара салым акчасына булдыру хакында әйтте. “Республикада күп программалар эшли. Барлык мөмкинлекләр дә бар. Сездә дә эшләр тулы куәтенә бара. Быел кырларда икмәк тә мул. Тиз арада исән-сау җыеп алырга да язсын“,– диде Алексей Песошин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International