Хөрмәтле ветеринария хезмәте ветераннары һәм хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Ветеринария хезмәткәре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Сезнең һөнәр-иң игелекле һәм асыл һөнәрләрнең берсе. Бу белгечлеккә кешеләрне күңел омтылышлары җәлеп итә, шуңа күрә ветеринария өлкәсендә очраклы кешеләр булмый. Кешеләр һәм тулаем милләтнең сәламәтлеге авыл хуҗалыгының әлеге мөһим өлкәсенең иминлегенә турыдан-туры бәйле.
Үз хезмәтегез белән Сез Хайваннар сәламәтлеген саклауны тәэмин итәсез, кеше сәламәтлеге сагында торасыз, продукциянең сыйфатын һәм аны эшкәртү һәм саклау кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотасыз.
Сезнең һөнәри бәйрәмегез-нәтиҗәләр ясау, перспективалар билгеләү һәм тәҗрибәле, атказанган хезмәткәрләргә һәм яшьләргә рәхмәт сүзләре җиткерү мөмкинлеге ул.
Сезгә тотрыклы, уңышлы, нәтиҗәле эш, бәхет һәм иминлек, йортыгызда уңайлылык, нык сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм иң изге теләкләр телибез!
Хөрмәт белән, Апас районы башлыгы Равил Хисамутдинов