Татарстанның 9 районы бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай районнары игенчеләре бөртеклеләр уңышын җыюны төгәлләделәр. Буа, Азнакай, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә (99%), Биектау, Түбән Кама (98%), Алексеевск, Кукмара, Минзәлә, Спас, Теләче (97%) районнары финиш сызыгында. Исегезгә төшерәбез, быел беренчеләрдән булып урып-җыюны Әтнә һәм Нурлат районнары игенчеләре төгәлләде.

Иң югары уңыш Зәй районы аграрийлары күрсәтте, алар 37,3 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар җыюны уңышлы төгәлләделәр. Игенчелеккә фәнни якын килү, агротехник чараларны үз вакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрү һәм механизаторларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә һәр гектардан 48,6 центнер ашлык җыеп алынды. Тулай җыем 181,4 мең тонна тәшкил итте.

Район кырларында 60 ашлык җыю комбайны эшләде. Районның урып-җыю кампаниясе алдынгылары: Илдус Фәтхуллин Торум 750 комбайнында 4882 тонна ашлык суктырган, Айрат Уразманов Тукайда 450 — 4334 тонна, Ирек Хәсәншин Лексион 4294 тонна, Андрей Митрофанов Тукайда 450 — 4247 тонна, Дамир Шәйгарданов 750 тонна суктырган.

Уңдырышлылык буенча «Зәй» агрофирмасы алда бара, ул һәр гектардан 55 центнердан артык ашлык җыйган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, республика аграрийлары шикәр чөгендерен җыюга керештеләр. Бүгенге көндә шикәр чөгендере 6010 га мәйданнан җыелган (фаразга карата 12%). 243,9 мең тонна татлы тамыр җыелган, уртача уңыш-405,9 ц/га.

Республика районнарында башка сезонлы эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, көзге культуралар 502,2 мең га мәйданда чәчелгән, бу фаразга карата 91 % тәшкил итә, туфракны эшкәртү – 785 мең га (44%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International