Сайлау нәтиҗәләре.

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Апас районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Садыйкова мәгълүматларына караганда, район буенча сайлауларга килү 97,86% тәшкил иткән (15062 сайлаучы). Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидатлар арасында Рөстәм Миңнеханов алда бара, безнең район буенча ул сайлаучыларның гомуми саныннан 97,67% тавыш җыйды.

Исегезгә төшерәбез, 11-13 сентябрьдә Татарстанда Татарстан Республикасы Президентын, җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау узды. Сайлау процессы Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәп узды. Районда сайлаулар барышын 250 дән артык күзәтүче күзәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International