Быел, 2013 елны, герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 107 ел тулды. Бөтен татар халкына, шулай ук башка милләт кешеләренә дә билгеле булган бу олы датаны без онытырга тиеш түгел. Шул уңайдан, Апас Үзәк балалар китапханәсендә Муса Җәлилгә багышланган “Ватан өчен гомерен биреп...” дип аталган тематик кичә презентациясе үткәрелде.
Кичәнең максаты: Укучыларның герой шагыйрь Муса Жәлил турындагы белемнәрен яңа мәгълүматлар белән тулыландыру; шагыйрьнең Туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең әһәмиятен ачыклау; Җәлил иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту иде.
“Син хәтердә безнең Муса Җәлил” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә оештырылды, шагыйрьнең китапларына библиографик күзәтү ясалды.
Кичәдә татар теле укытучысы Гумерова Рания Ахатовна җитәкчелегендә Апас гомум белем бирү мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары катнашты.
Әлеге кичәне Муллахметова Г.Т. үткәрде.