КҮҢЕЛЛӘРНЕ САФЛАНДЫРЫП КАЙТТЫК

2013 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Мөселман дөньясы рабигаль әүвәле аенда пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа с.г.с.нең туган һәм ахирәткә күчкән көннәрен билгеләп үтте. Халык телендә мәүлид ае дип аталган бу айны ел саен районыбыз мөселманнары да бәйрәм итә. Әби-бабайларыбызның бә­ләкәй ызбаларда, оя тулы балалар белән дә шушы бәйрәмдә күрше-күләнне чакырып мәүлид ашы үткәрүләре безнең хә­терләрдә саклана әле. Халкыбыз элек-электән үк шулай юмарт, өлгер, сә­ләтле булган бит ул.

12 февральдә район мә­дә­ният йортында үткәрел­гән мәүлид бәйрәме дә шуның бер мисалы булды. Каратунның “Сәфәр” һәм “Нәҗип” мәчете әһелләре, аерым алганда Азат хаҗи, Гыйльфан хәзрәт, Сания, Фатыйма абыстайлар һәм, гомумән, Каратунлылар оештырган бу чара Апаслылар күңелендә озак сакланыр, мөгаен. Хәзрәтләрнең, шул исәптән Апас имамнарының да тирән мәгънәле вәгазьләре, абыстайларның чишмәдәй челтерәп торган тавышлары белән мөнәҗәт әйтүләре кемнең генә йөрәген кузгалтмый калдырды икән? Залда утырган һәркем, бигрәк тә мәктәп балалары, лицей укучылары пәйгәмбәребез турындагы мәгълүматларны гаҗәпләнеп тә, тетрәнеп тә тыңлады. Балалар бакчасында тәрбияләнүче бәләкәчләрнең, мәчеттә укучы шәкертләрнең чыгышлары да бәйрәмне бизәде. Ул гына да түгел, пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.с. турында күпләребез белмәгән яңалыкларны да бәян итте алар. Кыскасы, бәй­рәмне оештыручы, һәм анда катнашучы һәркемгә халык рәхмәтле булып калды. Дини сукмактан без барыбыз да тагын бер адым алга атладык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International