Сигез гүзәл – Апас сылулары

2013 елның 1 марты, җомга
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында “Нәни-Мисс” бәйгесе узды. Биредә районның төрле балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәни кызлар катнашты. Алар төрле яктан үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Тәрбияче апалары, әти-әниләре ярдәмендә бик тырышып, бар күңелләрен биреп әзерләнгәннәр иде алар. Нәни гүзәлләр берсеннән-берсе сәләтле, булдыклы, чая иделәр һәм барлык биремнәрне дә уңышлы үттеләр. Номинацияләр түбәндәгечә: “Иң сөйкемле” – Зәринә Абдуллина (Әлмәндәр, “Бәллүки”), “Иң тапкыр” – Алсу Раимкулова (Урта Балтай), “Иң гүзәл” – Виктория Прокофьева (Свияжный, “Ләйсән”), “Иң зирәк” – Адилә Җәләлова (Апас, “Салават күпере”), “Иң уңган” – Алсу Әмирханова (Каратун, “Гөлчәчәк”), “Иң бәләкәй” – Сиринә Нигъмәтҗанова (Иске Йомралы, “Сандугач”), “Иң сәләтле” – Зилә Булатова (Апас, “Кояшкай”). “Нәни-Мисс” исемен Камилә Мингазиева (Свияжный, “Ләйсән”) яулады. Камилә Мингазиева һәм Зилә Булатова Казанда узачак бәйгегә район данын якларга барачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International