Апаста яшәүче Хәбибуллиннар: “Тормыш көтү – кырны аркылы чыгу гына түгел”

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Ярты гасыр бер гаилә сукмагыннан бер адымда, бер уйда атлаучы Илсур абый белән Сания апа гади, тыйнак, чын авыл кешеләре. Намуслы хезмәт юлы үтеп, районыбыз үсешенә зур өлеш керткән, кулга-кул тотынышып, тормыш мәшәкатьләрен, сынауларын да олы сабырлык белән җиңгән алар.
Илсур абый төрле эшләрдә эшләгән. Район хастаханәсендә хуҗалык эшләре мөдире, СПТУ да механик, яшьләр Үзәгендә администратор булып хезмәт иткән.
“Тормыш көтү – кырны аркылы чыгу гына түгел ул. Яшәгәндә төрле хәлләр булгалый. Савыт-саба шалтыраса да, аның тавышы урамга ишетелергә тиеш түгел”, - ди ул.
Сания апа укытучылар нәселеннән. 16 ел мәктәптә балаларга рус теле һәм әдәбияты фәнен укыткан. Аннан соң 20 ел буе “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт иткән. Эшен зур җаваплылык һәм намус белән башкарган. Фидакарь хезмәте өчен “Мәгариф отличнигы” исеменә лаек булган.
“Гаиләдә тынычлык булмаса хезмәтеңне зур төгәллек белән башкарып булмый. Бер-беребезне аңлап яшәдек. Эшебез дә уртак булды. Бүрәнәнең бер башын Илсур күтәрсә, икенче башын мин тоттым. Тормышта хатын-кызга аеруча сабыр булырга кирәк. Сабырлыкны савабы да зур аның”, - ди Сания апа.
Илсур абый белән Сания апа Хәбибуллиннар бер кыз һәм бер ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары да әниләре һөнәрен сайлап, укытучылар династиясен дәвамчылары булып, намуслы хезмәт итәләр.
Алтын туйларын билгеләп үтәргә дә өй тутырып балалар җыелды. Бар да рәхмәт сүзләрен әйтеп, хөрмәтләрен, теләкләрен җиткерергә ашыкты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарама комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Сабирова район башлыгы Равил Хисаметдиновның изге теләкләрен ирештереп, Рәхмәт Хатын тапшырдылар, мамык шәл һәм түбәтәй бүләк иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International