20 октябрьдә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова гражданнарны бергәләп кабул итәчәк.
Гражданнарны кабул итү 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Карл Маркс ур., 61 адресы буенча узачак.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән «Skype» программасына турыдан-туры тоташу юлы белән белгечләргә үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты.
Чарада катнашу өчен +7(843)236-41-80 телефоны буенча алдан теркәлергә кирәк.