Тизлек һәм төзлек, көч һәм дәрман ярышларда сынала

2013 елның 4 марты, дүшәмбе

Быел “РОСТО-ДОСААФ” оешмасы үзенең 86 “яшьлеген” билгеләп үтәчәк. 3 тапкыр Советлар Союзы Герое, авиация Маршалы, легендар очучы Александр Покрышкинның тууына быел 100 ел. Менә шушы күренекле даталар уңаеннан Татарстан “ОСТО–ДОСААФ” ирекле җәмәгать оешмасы республикакүләм махсус чаралар үткәрү программасы төзеде. Аның иң беренчеләренең берсе 8 февральдә Апас урта мәктәбенең кече һәм зур спорт залларында оешкан шартларда үткәрелде.

Зональ сайлап алу конкурс-ярышларында без күрше Тәтеш, Буа һәм Яшел Үзән районнарының яшүсмерләр хәрби-патриотик клубларын кабул иттек. Апас мәктәбе клубында шөгыльләнүче егетләр һәм кызлар белән укытучылар – бертуган Рәмис һәм Равил Гыйззәтовлар, Мәдинә Зыятдинова, Рамилә Вәлиева, команданың баш тренер – остазы Марсель Хикмәтов, район хәрби-патриотик музей җитәкчесе Әгъзам Хәмидуллин, район хәрби комиссары Илшат Пайурзин үткәргән күнекмәләр нәтиҗәле булды. Апаслылар Тәтешнең махсус кадет интернаты командасын гына алга уздырып, икенче урынга чыктылар. Аерым номинацияләр – хәрби-патриотик викторина, автоматны вакытка сүтеп-җыю, әдәби-музыкаль композиция күрсәтүдә тиңнәр булмады, беренче урыннар безнекеләрдә!

– Бу слет-конкурс шартлары буенча 1-2нче урыннарны бүлешкән хәрби-патриотик клублар 6 мартта Арчада финал ярышларында катнашачак, – дип белдерде хәбәрчебезгә Татарстан “РОСТО-ДОСААФ” оешмасының Апас җирле техник мәктәбе җитәкчесе Илһам Садыйков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International