Яңа коронавирус инфекциягә каршы көрәш буенча мобиль төркемнәрнең профилактик рейдлары

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында мобиль төркемнәргә яңа коронавирус инфекциясенә каршы профилактик рейдлар дәвам итә. Вәкаләтле хезмәткәрләр көн саен сәүдә объектларын һәм бюджет оешмаларын тикшерә, битлек режимын бозучыларга карата беркетмәләр төзелә, Роспотребнадзор кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлар каралган. Апас районы халкына мөрәҗәгать итәбез, сак һәм игътибарлы булыгыз, һәрвакыт җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрегез, халыкка хезмәт күрсәтү объектларында перчаткалар киеп йөрегез, социаль ераклыкка таяныгыз, кулларны дезинфекцияләгез, биналарны җилләтегез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International