БЕЛЕМЕҢНЕ СЫНАП КАРА

2013 елның 6 марты, чәршәмбе
Яшьләрне китапханәләргә тарту, китапка мәхәб­бәтләрен арттыру, эстетик тәрбияләрен үстерү, сәнгатькә кызыксыну уяту максатыннан һәм шулай ук танылган биюче Рудольф Нуриевның тууына 75 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы конкурс игълан итте. “Үлемсезлеккә сикерү” дип аталучы бу бәйгедә 15 яшьтән 25 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Бәйге шартлары буенча, алар 30 апрельгә кадәр бирелгән 30 сорауга җавап бирергә тиешләр. Нәтиҗәләр, җиңүчеләр­нең дөрес, тулы җаваплары “Выбор” газетасы бит­ләрендә һәм республиканың үсмерләр китапханәсе сайтында урын алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International