Апаста базар территориясендә үзеңә хезмәт күрсәтү автомойкасы эшли башлады

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Район башлыгы шәхси эшмәкәр Фәрит Фәйзуллин белән очрашып яңа гына эшли башлагын үзеңә хезмәт күрсәтү автомойкасының эшләү тәртибе, уңайлы яклары, эш урыннары белән кызыксынды. Шулай ук үзенең теләкләрен һәм рәхмәтен ирештерде.
“Быелгы пандемия чорында барлык авырлыкларга уфтанмыйча, менә шундый автомойка чып җибәргән кешегә рәхмәттән башка сүз юк. Шулай ук биредә ике кешегә эш урыны да булдырылган. Киләчәктә агропарк эшләтеп җибәрү буенча да эшләр бара. Еллар матур килсен, эшләрегез уңышлы булсын”, - диде район башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International