2020-2021 елларда Муса Җәлил исемендәге республика премиясе

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе Татарстан Республикасының талантлы яшьләренә сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә, яшьләр эшкуарлыгы, әдәбият, музыка, сынлы сәнгать, театр, цирк, кино һәм теле-сәнгать, журналистика, фән, мәгариф, тәрбия, иҗтимагый эшчәнлек, яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендә яшьләр программаларын гамәлгә ашыруда керткән шәхси өлеше өчен бирелә.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары белән 2 елга бер тапкыр 4 премия – һәрберсе 200 мең сум күләмендә бирелә.

Муса Җәлил исемендәге Республика премиясен алуга 30 яшькә кадәрге аерым авторлар, яшьләр коллективлары (70% 30 яшькә кадәрге яшьләр тәшкил итә торган авторлар төркеме), 30 яшьтән өлкәнрәкләр (коллективлар, иҗат берләшмәләре), яшьләр өчен (Яшьләр белән) эшләүче аерым авторлар тәкъдим ителә ала.

Катнашу өчен сезгә 2021 елның 15 гыйнварына кадәр Муса Җәлил исемендәге премияне бирү комитеты каравына гариза (әсәр яки эш) җибәрергә кирәк.

Премиягә йомгак ясау февраль аенда, шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә булачак. Премияне үткәрү турында тулы нигезләмә белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International