Сатмыш авыл җирлегендә яшәүче 10 кешегә Апас районының 90 еллыгы уңаеннан истәлекле медальләр һәм район Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар-гомер буе туган җирендә хезмәт куйган һәм район үсешенә кулдан килгәнчә өлеш керткән җирлек халкы. Бүләкләрне тапшырырга "Бердәм Россия"партиясенең Апас җирле бүлекчәсе волонтерлары булышты. Сатмыш авыл җирлегенең "Бердәм РОССИЯ" партиясе депутаты Равилә Сибгатова әйтүенчә, волонтерларның кирәк булганда халыкка көн саен ярдәм итәргә әзер.