2020 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны кабул итәчәк

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.

 

2020 елның 16 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм суд приставларының федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе А. Ф. Закиров тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итү оештырыла. Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенә «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак. Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына (843) 236-41-80 телефоны аша алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International