Апаслылар бистәнең һәйкәлләрен тәртипкә китерәләр
Апас җирле бүлекчәсенең «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» активистлары «Геройлар паркы» проекты кысаларында бистәнең һәйкәлләрен төзекләндерәләр.
Бу атнада яшьгвардиячеләр Апас үзәгендәге һәйкәлләр янында кар чистарттылар.
«Истәлекле урыннар һәм хәрби каберлекләр һәрвакыт пөхтә, чиста булырга тиеш. Җәй көне без чүп-чар җыештырабыз, кышын кар чистартабыз», - дип сөйләде МГЕР җирле бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Салаватов.