Ана капиталы хуҗалары өчен - кредит бирүнең гадиләштерелгән схемасы

2020 елның 5 декабре, шимбә

Ана (гаилә) капиталы сертификатлары хуҗалары арасында иң популяр юнәлеш – торак шартларын яхшырту.

2020 елның апреленнән башлап, ана (гаилә) капиталына сертификатлар хуҗалары өчен акча белән эш итүнең гадиләштерелгән процедурасы эшли.

Аерым алганда, ана капиталын торак шартларын яхшырту өчен кредит акчаларын түләү процессы шактый гадиләштерелде.

Хәзер ана (гаилә) капиталы акчаларын кредит алганда беренчел взносны түләү, шулай ук кредит буенча төп бурычны һәм процентларны түләүгә сарыф итү өчен гаризаны турыдан-туры банкка тапшырырга мөмкин. Ягъни ике мөрәҗәгать урынына – банкка да, ПФРга да – гаиләгә кредит килешүе төзелә һәм кредитны түләүгә гариза бирелә торган кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итү дә җитә.

Кредит хупланганнан соң, банк гариза һәм кирәкле документларны электрон каналлар буенча Пенсия фондына җибәрә, ә аннары Пенсия фонды ана капиталын торак сатучы яки төзүче хисабына күчерә.

Сертификатлар хуҗалары кредитларны рәсмиләштерүнең һәм түләүнең гадиләштерелгән схемасыннан файдалана алсын өчен, РПФ бүлеге гаиләләргә дәүләт ярдәме белән кредитлар бирә торган банклар белән килешүләргә кул куйды.

 

 

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8-800-600-0357

Интернет-сайтлар: www.pfr.gov.ru

ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

РПФ идарәсенең клиентлар хезмәте 2-11-72, 074.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International