Чын җылы яз сез безгә!

2013 елның 25 марты, дүшәмбе

20 мартта район мәдәният йортында “Йолдызлык-Созвездие-2013” балалар һәм яшьләр иҗаты эстрада сәнгатенең 13нче Республика телевизион фестиваленеңрайонкүләм Гала-концерты узды. Биредә сайлап алу турыннан узган иң-иңнәр катнашты. Өч сәгатьтән артык дәвам иткән бәйгедә Чүпрәледә үтәчәк зона турына иң сәләтлеләр сайланды. Шулай итеп иң зур бәя – Гран-прига күп тапкырлар “Йолдызлык” фестивале дипломанты исемен яулаган Аделина Закирова лаек булды (Апас сәнгать мәктәбе). Хореография номинациясе буенча “Хыял” (Балтай мәктәбе), “Степ-ап” (сәнгать мәктәбе), “Ләйсән” балалар бакчасы (Свияжский), конферансьеноминациясендә Филипп Карабанов, Айгөл Зиннурова, Зилә Булатова (сәнгать мәктәбе), Илүзә Зәйнуллина (Борнаш), Инзил Тимуршин, Адилә Исмәгыйлова (Каратун), вокал-соло номинациясе буенча Энҗе Туктагулова, Ильмира Сәлимуллина, Зөһрә Шәрәфетдинова (сәнгать мәктәбе), Энҗе Шәйхиева (Апас мәктәбе) зона бәйгесенә барачаклар. 13 ел дәвам иткән бу фестивальдә катнашучы балалар саны елдан-ел арта бара. Ә аларның остара барулары искитмәле. Алга таба да “йолдызларыбыз” тагын да көчлерәк, яктырак янсыннар иде.

Гала-концертта катнашучы һәр балага район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International