2020 елның 14 декабрендә Апас муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлегендә “Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә “Җәмгыять белеме” түгәрәгенә йөрүче балалар өчен экскурсия булып узды. Экскурсия барышында архивта эшләү үзенчәлеге турында мәгълүмат бирелде. Балаларга биредә нинди документлар саклануын, архив фондының ничек формалашуын, кирәкле мәгълүматны ничек табарга икәнлеген сөйләделәр. Экскурсия архив документларын күрсәтү белән озатылды. Балалар зур кызыксыну белән иске документларны карадылар, барыннан да бигрәк аларны латиницада язылган документлар кызыксындырды.